«Тукай сүнмәс йолдыз ул»: әдәби сәгать (18+)
26
Апрель 2022
Сишәмбе
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дигән әдәби сәгать уздырды. Китапханәче сөйләгәннәрдән тыңлаучылар Г.Тукайның тормыш юлыннан үзе өчен яңа мәгълүматлар алды, бөек шагыйрь турында замандашларының истәлекләрен тыңлады. Туган як, туган тел темасын яктырткан шигырьләрен укыдылар, әкиятләре белән таныштылар. |